news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтештә 2019 елда пенсия фонды органнары алдында торган бурычлар турында сөйләштеләр

Россия Пенсия фондының Тәтеш районы идарәсенең 2018 елдагы эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

Тәтештә 2019 елда пенсия фонды органнары алдында торган бурычлар турында сөйләштеләр
Галина Таҗетдинова

(Тәтеш, 2 март, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, Татарстан буенча Пенсия фонды бүлегенең бюджет планы бүлеге начальнигы Светлана Ершова, оешма-партнерлар җитәкчеләре очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тәтеш районы Пенсия идарәсе начальнигы Ирина Большакова 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы доклад һәм 2019 елда пенсия фонды органнары алдында торган бурычлар хакында чыгыш ясады. Ул пенсия күләменең артуы, индексацияләр, шулай ук социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, алда торган яңадан исәпләүләр турында хәбәр итте.

Пенсияләрне дәүләт финанславы, ана (гаилә) капиталы программасын тормышка ашыру буенча программалар дәвам итә, анда торак шартларын яхшырту өстенлекле юнәлеш булып тора.

“Безнең коллектив районда социаль тәэмин итүнең заманча моделен булдыруда алдынгы тәҗрибәне кертә”, – диде ахырдан Ирина Большакова. Оешмалар-партнерлар җитәкчеләре эшне, ведомствоара хезмәттәшлекне уңышлы тормышка ашыруны анализладылар.

Светлана Ершова Россия Пенсия фондының Тәтеш районы идарәсенең 2018 елдагы эшчәнлегенә бәя биреп, андагы хезмәткәрләрнең бик яхшы эшләвен билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җыелучыларны Тәтеш районының социаль-икътисади үсеше белән таныштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot