Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтешнең Түбән Тархан авылында 92 яшьлек әби намазлыклар бәйләп үрә
Ире, сугыш ветераны Нурислам абый белән матур гына яшәп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
(Тәтеш, 4 май, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Сиринә Сәйфетдинова). Тәтеш районының Түбән Тарханда гомер кичерүче тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Саҗидә әби Абдрахманова күз явын алырлык итеп төрле әйберләр бәйли һәм үрә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Авылыбызда 92 яшьлек әби намазлыклар, диван җәймәләре, урындык өслекләре бәйләп үрә. Өендә алар бик тә күп инде, керсәң, бөтен өй эче аллы-гөлле булып балкып тора», — ди Түбән Тархан клубы мөдире Миңзифа Галиуллова.
«Гомер буе эшләп яшәгәнлектән, кулым хезмәттән башка тора алмый. Тавык-чебешләр дә асрамагач, көн буе нишләп кенә бетәргә кирәк. Җепне читтә яшәүче балалар алып кайтып торалар», ди Саҗидә әби.
Ире, сугыш ветераны Нурислам абый белән матур гына яшәп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер ире һәм бер кызы вафат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз