news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешлеләр Казаннан бер миллион ярым сум белән кайткан

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов ярминкәдә продукцияләрнең төрлелегеннән, бәясеннән канәгать калган.

(Тәтеш, 29 октябрь↨, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары"). Тәтешлеләр Казаннан бер миллион ярым сум белән кайтты, дип яза җирле басма.

“Казанда булган чираттагы ярминкәдә 28 авыл хуҗалыгы җитештерүчесе һәм 20 район җирлеге катнашты. Ит, сөт, сөт ризыклары, иген, яшелчәнең төрледән-төрлесе бар иде, – дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов. – Даими сатып алучылар алдагы ярминкәләрдә алып киткән продукцияләрне кулланып караганнан соң, шул ук фермерлар һәм хуҗалыкларның сәүдә палаткасына киләләр”.

Бу юлы “Авангард”, “Нур”, “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “Агросервис-Волга” ҖЧҖ, “Ф. М. Җәләлиев”, “Л. Г. Шәрәфетдинова”, “Л. Ф. Фәйзуллина” КФХ, Килдеш авыл җирлеге Казан ярминкәсендә иң актив катнашучылар булды.

Сөтне сатуга бидоннар белән түгел, ә тулы бер сөт ташый торган машиналарда алып киләләр, ул һәрвакытта сорап алына. Бу юлы бер тонна 640 килограмм саттылар, чөнки бер литрына нибары 30 сум гына сорадылар бит! Башкалада яшәүчеләр балык та ярата, шуңа күрә Валерий Евдокимов янында һәрвакыт чират, һәм ул өенә “бушап” кайта.

Ит сәүдәсе дә кызу барды. Мондый бәяләргә тәтешлеләр дә үзләренә дуңгыз ите (килосы 250-280шәр сум), сыер ите (280-320), сарык ите (320 сумнан алып) сатып алырлар иде дип уйлыйм. Барлыгы ике ярым тоннадан күбрәк төяп барылган һәм сатып бетерелгән. Төрлелек кош һәм куян ите белән дә тулыланды.

Кәбестә белән кишергә дә сорау булды. Райпо сатучылары яшелчә рәтен аеруча да бай тәкъдим иттеләр. Биш ярым тонна бәрәңгенең күп өлеше “Нур” агрофирмасыныкы (4 тонна) иде. “Колос”, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Агросервис-Волга” ҖЧҖ, “Содружество”, “Агро-Союз”, “Т. З. Абдуллин” КФХ игенгә өстенлек бирде.

Килдеш җирлеге палаткасы янында сатып алучылар шактый җыелды, анда самавыр кайнап утырды, һәм казанлылар пирог (бушлай), өйдә пешкән икмәк, конфет белән чәй эчә алды.

Мондый кунакчыллыкны Исаевлар гаиләсе оештырды. Нина Константиновна пироглар пешергән, Лена яшелчә, җиләк-җимеш, бал, ит сатты. Кайнар чәй белән җылынып чыгарга кергән казанлылар, кирәк-ярак әйберләр белән китте. “Бөтен товарны сатып бетердек, киләсе баруга әзерләнәбез”, – диде безгә җирлек башлыгы Виктор Исаев.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов ярминкәдә булып, алып килгән продукцияләрнең төрлелегеннән, бәясеннән, товарларның сыйфатын мактаган, сатучыларның ягымлылыгын билгеләп үткән сатып алучыларның күңел халәтеннән канәгать калды.

“Тагын килегез. Сөт, ит, чәй пешерү өчен файдалы үләннәр дә алып килегез”, – дигән теләкләрен җиткерделәр казанлылар. “Җиләкле бистәсе”ндә ярминкә дәвам итәчәк, ә “Тәтеш таңнары”н укучылар хакимияттән безнең шәһәрдә ярминкә үткәрелү көне турындагы карарны көтә. Шәһәрлеләр авыл җирлегендә җитештерелгән продукцияне шулай ук сатып алырга телиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100