news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешлеләр Казанда ярминкәдә 29 машинадан 1,5 миллион сумлык товар сатып бетергәннәр

Аларның киләсе ярминкәсе Казанда 24 сентябрьдә узачак.

 (Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Республикада көзге ярминкәләр башланды. Шулардан Казандагы ярминкәләрнең беренчесендә Тәтеш районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә катнашты. Казанлыларга 16 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 13 авыл җирлеге, райпо үз продукцияләрен – сөт, ит, балдан алып, банкаларда тозланган әйберләргә кадәр тәкъдим итте. Башкалада яшәүчеләр ит (2,5 тоннадан күбрәк саттылар), бәрәңге, балык (ярты тонна сатылды), тере бәрәннәрне дә сатып алып бетерделәр, шулай ук бөртек фуражы (46 тоннадан күбрәк) һәм төргәкләнгән салам аеруча да сорап алынды. Тәтешлеләр ярминкәгә 29 машинада 1,5 миллион сумлык товар белән барган иде, дип шатлык уртаклаша “Тәтеш таңнары” газетасы.

Аерым алганда, Сергей Казаков, Мария Приказчикова, Дмитрий Майоров, Дамир Шәйдуллов, Шәүкәт Хөсәенов крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм башкалар, шулай ук “Маяк”, “Бакырчы”, “АгроСоюз” авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярминкәдә актив катнашты. Бәяләр дә, әлбәттә инде, бәйрәмчә булды: дуңгыз ите 230 сумнан сатылды, сыер ите – 270тән, бәрән ите – 320дән, бәрәңге килосы - 10 сумнан, сөт – литры 28-30 сумнан.

Тәтешлеләр һәрчак сәүдә итә торган “Җиләкле бистәсендә” безне инде беләләр һәм көтәләр, чөнки район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре иң яхшы, сорап алына торган товарларны алып баралар, өстәвенә, бәяләр дә кулай, дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Евгений Волков. Тәтешлеләрнең киләсе ярминкәсе Казанда 24 сентябрьдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100