news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешледә яңа микрорайон урамына Хәния Фәрхи исемен бирергә ниятлиләр

Моннан тыш районның Бәдрәш авылында музей ачу да планлаштырыла

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанның Тәтешле районындагы яңа микрорайон урамнарының иң зурысы Хәния Фәрхи исемен йөртәчәк. Әлеге микрорайон 1200 хуҗалыкны үз эченә сыйдырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәлиф Рәхимов сөйләде.

“Район җитәкчесе бу мәсьәләне республика башлыгы Рөстәм Хәмитов белән килештерде. Республика башлыгы хуплады, район советы бер урамга Хәния Фәрхи исемен бирү турында карар кабул итәчәк”, – дип Рәлиф әфәнде микрорайонда төзелеш эшләре баруын билгеләп узды. “Шушы көннәрдә ике урамны рәсмиләштерү процедурасын уздырабыз. Бу бик матур микрорайон булачак. Күп балалы гаиләләр өчен аерым яшьләр урамын төзибез. Гөрләп торган урам булачак ул. Микрорайон бик матур урында урнашкан, Сабан туе уза торган мәйданга терәлеп тора”, – диде әңгәмәдәш. Аның сүзләренә караганда, Хәния Фәрхи исеме биреләчәк урам үзәк урам булачак һәм Уфа – Пермь трассасы белән кисешә.

Рәлиф Рәхимов әйтүенчә, Хәния Фәрхи исемен мәңгеләштерү чаралары аның белән генә бетми. “Бәдрәш авылы мәктәбендә Хәния Фәрхигә багышланган почмак бар, мөгаен, чарасын табып, быел музей ачарбыз дип уйлыйбыз. Хәния Фәрхи 8 нче сыйныфка кадәр Бәдрәш мәктәбендә укыган”, – диде ул һәм Хәния Фәрхинең туган авылы Югары Салаюаның Бәдрәш авыл җирлегенә керүен шәрехләде.

Искәртеп үтик, Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә дөнья куйды, 29 июльдә Казанда Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100