news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешле районы башлыгы Әнгам Атнабаевны зурлаган театр коллективына үгез бүләк итте

Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында зур аншлаг белән халык шагыйре Әнгам Атнабаевны искә алу кичәсе үтте.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанның Тәтешле районы башлыгы Рушан Гәрәев Әнгам Атнабаев исемен зурлап, шагыйрьнең кичәсен уздырган Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры коллективына рәхмәтләрен җиткерде һәм сәхнәдән районның оригиналь бүләген тапшырды. "Агаебыз юмор һм ачы тел остасы иде. Без аны искә алу кичәсенә буш кул белән килмәдек. Без театр коллективына үгез бүләк итәбез. Районыбызга килеп, кунак булып китәрсез", - диде Рушан Гәрәев зур сәхнәдән.

"Әнгам аганың бөеклеген сөйләргә минем дәрәҗәм, белемем җитми. Бөек шагыйрь турында Хөкүмәт җитәкчеләре, аның иҗатташ дуслары сүзләрен әйттеләр. Мин районда агаебызны исемен ничек мәңгеләштерелүен әйтеп китсәм, дөрес булыр, - диде район җитәкчесе. - Күрдем авылында Әнгам Атнабаев исемендәге урта мәктәп бар һәм анда 201 бала укый. Авылда агаебызны музее бар һәм һәйкәле куелган. Район үзәгендә Әнгам Атнабаев исемендәге урамыбыз бар. Районда агаебызга багышланган фестиваль-конкурс үткәрелә. Агаебыз исемендәге премия булдырылды".

Рушан Гәрәөв үз әтисенең Әнгам Атнабаев белән бер сыйныфта укуын горурланып искә алды.

Искә алу кичәсендә Әнгам Атнабаев исемендәге премиянең быелгы лауреаты Фәрит Җиһангиров шагыйрьнең "Яралы гармун" поэмасыннан өзек укыды. Кичә азагында шагыйрьнең бертуган энесе, Күрдем авылы имам-хатыйбы Мәгъдән Атнабаев оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Искәртеп үтәбез, кичә Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында зур аншлаг белән халык шагыйре Әнгам Атнабаевны искә алу кичәсе үтте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100