news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешле Илгизәр абый шәһәрнең матурлыгын кайгырта

Ул илле елдан артык чәчәк үстерү белән шөгыльләнә.

(Тәтеш, 25 июнь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Мария Храмова). Тәтешлеләр үз шәһәрләрен уңайлы итеп кенә түгел, шулай ук матур итеп тә күрергә телиләр, дип яза җирле басма. Шундыйларның берсе – Октябрьнең 25 еллыгы урамындагы 70нче йортта яшәүче Илгизәр Галиев.

“Йорт тирәсе чиста һәм игътибарны җәлеп итәрлек булсын өчен, ярты гасырдан артык тырышам, – ди ул. – Карагыз, гөлҗимеш нинди сокландыргыч булып чәчәк ата, ә биредә гөлләр утырттым, исемнәрен белмим, алар үзләренең зәңгәр-шәмәхә чәчәкләре белән күзләрне иркәлиләр. Кешеләр килеп үсентеләрен алалар, рәхмәт әйтәләр”.

Хуҗаның өй алды бакчасында – маргариткалар, флокслар, ә бакча ромашкалары аның биләмәсеннән арырак да “күченгән”. “Кызганыч, якында җәмәгать кое­сы юк, аларга бит су сибәргә кирәк”, – дип борчыла ул.
 
Илгизәр Шәрип улы күршедәге Горький урамының 35нче йорт янәшәсенә дә талымсыз мальвалар үрчетергә уйлый. Үз эшләрен башкарганда, үлән чабу­чылар ел саен чәчәкләрне чүп үләненнән берничек аера алмавына нык борчыла ул. 
 
“Бик күп шәһәрлеләр үтеп йөри, янәшәдә – автовокзал, авт­обустан төшкәч, кунакларга да матур чә­чәк­ләрне күрү күңелле булыр иде, алар бит Тәтешне бизәп тора”, – ди хезмәт ветераны һәм киләчәктә аның игелекле гамәле юкка чыкмавына өметләнә.
 

 



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100