news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш урманчылыгында законсыз рәвештә ике миллионлык 500 юкә агачын кискәннәр

Агачларны законсыз кисүне Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы ачыклаган.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Тәтеш урманчылыгының Тархан кишәрлегендә билгесез кешеләр законсыз рәвештә 497 юкәне кискәннәр. Зыян ике миллион сумнан артык булган. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев җиткерде.

Агачларны законсыз кисү быел июль аенда булган. Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү материалларын тикшерүчеләргә тапшырган. Алар аеруча күп күләмдә законсыз рәвештә киселгән агачлар факты буенча җинаять эше кузгаткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot