Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтеш районының хезмәт ветераны мәдәният йортына бильярд өстәле бүләк итте
Хәзер ир-атлар мәдәният йортына бильярд уйнарга еш йөри башлаган.
(Тәтеш, 11 октябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины, хезмәт ветераны Николай Сергеев Олы Шәмәк авылы мәдәният йортына бүләк итеп бильярд өстәле тапшырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Җирлектәге яшүсмерләр һәм ир-егетләр бүләкне тиешенчә бәяләгән.
«Үзебез бильярд өстәлен беркайчан да сатып ала алмаган булыр идек. Хәзер авылның мәдәният йортына олылар һәм балалар бильярд уйнар өчен еш килә», — дип уртаклашты Олы Шәмәк җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз