Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтеш районында юкка чыккан 76 яшьлек ир-атны эзлиләр
Әлеге хәлгә Баймәт авылы кешесе юлыккан.
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Тәтеш районында урманда 76 яшьлек ир-ат югалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә Баймәт авылыннан иртән чыгып киткән олы яшьтәге кеше югалу хәбәре алынган. Авылда ул табылмаган, урманга киткән булуы ихтимал, дигән фараз бар.
Ир-атны 1 нче зона коткару-эзләү отряды эзләргә чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре авыл тирәсендәге урман-ерымнарны, сулыкларны карап, тикшереп чыккан. Зур Әтрәч авылы басуларын да караганнар. 10 квадрат километрдан артык араны карап-әйләнгәннәр, әмма ир-ат табылмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз