news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында йортларын Яңа елга бизәгән кешеләр акчалата бүләккә лаек булды

Тәтештә бина, йорт һәм территорияләрне Яңа елга иң матур итеп бизәүчеләр бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде.

(Тәтеш, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Татарстанның Тәтеш районында бина, йорт һәм территорияләрне Яңа елга бизәү бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде, аларга акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу хакта район газетасы хәбәр итте.

«Авыл җирлекләре арасында административ биналарны һәм янәшәдәге территорияләрне иң яхшы бизәүчеләр» номинациясендә беренче урынны Жуково авыл җирлеге алды. Ә шәһәр оешмалары, учреждениеләре, предприятиеләре арасында беренче урынга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Тәтеш районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе лаек булды.

Районда яшәүче кешеләр дә бәйгедә катнашып, үз йортларын Яңа елга бизәде һәм иң матур йорт дип, Монастырский авылындагы Юлия Тимарина йорты аталды. Тәтеш шәһәрендә исә Лермонтов урамында яшәүче Елена Борисова бүләкләнде.

Тәтештә күп катлы йортларда яшәүчеләр дә бәйгедән читтә калмады. Мәктәп урамында күп катлы йортта яшәүче Любовь Моисеева беренче урынны алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100