Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтеш районында язгы кыр эшләре башланды
Бүгенге көнгә район буенча барлыгы 40 процент чәчүлек материал эшкәртелгән, бурыч – 7500 тоннадан күбрәк чәчүлек эшкәртү.
(Тәтеш, 29 апрель, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары"). Авыл хуҗалыгы предприятиеләре мәгълүматлары буенча, “Колос”, “Авангард”, “Родина” эшчәннәре беренчеләрдән булып берьеллык үләннәрне чәчүгә кереште. “Колос”, “Авангард”, “Родина”, “С. М. Казаков”, “Ф. М. Җәләлиев”, “Татарстан”, “Маяк”, “Заря” һәм башкалар арпа чәчүне алып бара. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
“Нива”да сабан бодае чәчүгә керештеләр. “Содружество”, “Бакырчы”, “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары шикәр чөгендере чәчү белән мәшгуль, ул район буенча тулаем 5840 гектарны билиячәк.
Хуҗалыкларда чәчүлекләрне инкрустацияләү бара – бүгенге көнгә район буенча барлыгы 40 процент чәчүлек материал эшкәртелгән, бурыч – 7500 тоннадан күбрәк чәчүлек эшкәртү.
Күпьеллык үләннәрне, көзге иген культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру буенча эшләр уңышлы тәмамланган. Үсемлекчеләр планны үтәп, 18163 гектар көзге иген культурасын, 8511 гектар күпьеллык үләнне өстәмә тукландырган һәм тырмалаган.
Район буенча барлыгы 45180 гектар мәйданда сабан ашлыгы, шул исәптән 27159 гектар бөртекле культура җитештерү күз уңында тотыла. Сабан ашлыгы чәчүгә көндәлек эшкәртү 500 гектар тәшкил итә, арпа чәчү дә – шулкадәрле күләмдә.
Районда тәҗрибәле белгечләр һәм механизаторлар хезмәт куя. Бу барлык зур күләмле язгы кыр эшләрен тиешле вакытта һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыгу ышанычын уята.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз