news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында сайлаучыларны участокта баянда уйнап каршы алдылар

Олы Тормы халкы «Бердәм Россия» партиясе праймеризында авыл бәйрәме оештырды.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстанның Тәтеш районы Олы Тормы авылында яшәүчеләр «Бердәм Россия» партиясе праймеризында авыл бәйрәме оештырды. Гармунчы сайлау участокларына килгән халыкны баянда уйнап каршы алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Бүген барлыгы 460 участок оештырылды, аларда участок комиссияләренең 1909 әгъзасы эшли. Һәр сайлаучы бюллетеньдә күрсәтелгән берьюлы берничә кандидатка тавыш бирә ала. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.

  • Кандидатлар сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.
     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100