Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтеш районында модульле табиб амбулаториясе ачылды
Амбулатория якындагы тугыз авылда яши торган 1,7 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Тәтеш районының Олы Шәмәк авылында модульле табиб амбулаториясе ачылды. Ул якындагы тугыз авылда яшәүче 1,7 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Авангард» газетасы яза.
Объектны ачу танатнасында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм җирле халык катнашты.
«Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә Яңа ел алдыннан безнең авылларда яшәүчеләр әлеге амбулатория кебек бүләк алды», — диде Рәмис Сафиуллов.
Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, соңгы алты елда Тәтеш районында яңа объектларны тапшыру традициягә әйләнде. «Районда бердәнбер модульле амбулатория кыска срокларда төзелде. Барлык объектлар да мөһим, әмма медицина объектлары — бигрәк тә», — диде ул.
Ачылу тантанасында хезмәт ветераны, Олы Шәмәк авылында яшәүче Зоя Волковага районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгесен тапшырдылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз