news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында коткаручылар 62 яшьлек югалган балыкчыны эзли

27 июльдә балык тотарга килгән Ульяновск кешесе дуслары белән бәхәскә кергәч, билгесез якка китеп югалган.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Тәтеш районында коткаручылар 62 яшьлек югалган балыкчыны эзли, ул салмыш килеш билгесез якка киткән һәм югалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

62 яшьлек Ульяновск кешесе Иделгә Мантова аланы һәм Зольный тау буйлары арасына балык тотарга дуслары белән 27 июльдә килгән. Төнге сәгать берләрдә дуслары белән сүзгә килеп, салмыш килеш билгесез якка киткән һәм югалган.

28 июльдә бу урында полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар үткәргән эзлүләр нәтиҗә бирмәгән. Икенче көнне 133нче эзләү-коткару гарнизоны да кушылган. Югалган җирдән 200 метр ераклыкта баш киеме генә табылган.

Эзләүчеләргә 1нче зона коткаручылары да өстәлгән. Барлыгы 19 кеше эзләүдә катнашкан. 3,5 чакрым яр буе, 90 квадрат чакрым елга акваториясе тикшерелгән, урман аланнар каралган, нәтиҗә юк.

Бүген дә эзләү эшләре дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100