Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтеш районында эшкуарлык өлкәсендә уңай үзгәрешләр бар
Моңа күбрәк “Тәтеш” муниципаль сәнәгать мәйданчыгын ачу йогынты ясады.
(Тәтеш, 29 май, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районда эшкуарлык өлкәсендә уңай үзгәрешләр бар. Моңа күбрәк “Тәтеш” муниципаль сәнәгать мәйданчыгын ачу йогынты ясады, дип яза район газетасы.
Проектны тормышка ашыруда 146 миллион сумнан күбрәк кертеп, биредә тугыз резидент 79 эш урыны булдырды. Аларның хезмәт продукты – агач материаллары, тимер-бетон әйберләр, тротуар плиткалары, полиэтилен торбалар, пыялапакетлар, катнаш азык, балык эшкәртү.
Продукция сорап алына, шуңа күрә дә предприятие җитәкчеләре көнкүреш базарын киңәйтеп, эшче урыннарның санын арттырып, алга таба да үсәргә ниятли.
Берничә ел элек “эшкуар” сүзе астында киемнәр алып сату белән шөгыльләнүче гражданнарның эшлеклелеге күз алдында тотылган кебек иде, ә хәзер бу сөт, ит, төзелеш материаллары, беренче кирәкле булган товарлар җитештерүчеләр, социаль хезмәтләр һәм башка күп төрле эш күрсәтүче кешеләр.
“Районда 2016 елда кече һәм урта бизнес әйләнеше 1225,1 миллион сум тәшкил итте. Кече предприятие эшчәннәренең айлык уртача хезмәт хакы 13 мең 719 сум. Кече предприятиеләрнең төп эш өлкәсендәге икътисад тармагы урыны ваклап һәм күмәртәләп сәүдә итүгә туры килә – 26 процент, авыл хуҗалыгы 25 процент тәшкил итә, эшкәртү производствосы өлешенә 17 процент туры килә, төзелешкә – 15 һәм башкалар”, – дип хәбәр иттеләр безгә райбашкарма комитетының социаль-икътисади һәм территориаль үсеш бүлегендә. Эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә республика һәм федераль программалар йогынты ясый. Авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерү белән шөгыльләнеп, аларда авыл халкы актив катнаша, мисалга, үткән ел 5 авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе “Лизинг-грант” программасыннан файдаланды. Башка программаларга гариза биреп тә акчалата средство алырга була: “2015-2017 елларга башлангыч фермерларга ярдәм итү”, “Гаилә терлекчелек программаларын үстерү”, безнең аграрийлар моңардан файдалана да инде.
Эшкуарлар үз эшләрен ачып, мөстәкыйль җитешлеккә омтылалар, шулай итеп яңа эшче урыннар тудырып, якташларын эш белән тәэмин итәләр, район бюджетын тулыландыралар, иганәчелек белән шөгыльләнәләр. Тәтеш ягы сәүдәгәрләренең данлы гореф-гадәтләрен дәвам итеп, районны үстерүгә өлеш кертәләр: мәчетләр, чиркәүләр төзергә булышалар, балалар бәйрәмнәренә, сәләтле яшьләр бәйгеләренә иганә ярдәме күрсәтәләр, чишмәләр төзекләндерүгә, зиратларны коймалап алырга үз акчаларыннан өлеш чыгаралар, ветераннарга, инвалидларга, спортчыларга булышалар. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен дә алар, безнең һәммәбез дә тагын да яхшырак, уңайлырак, тук һәм иминлектә яшәсен өчен, эш урыннарында каршылыйлар – кырларда, фермаларда, чәчтараш салоннарында, төзелеш мәйданчыкларында, сәүдә урыннарында.
Районда 33 КФХ, 28 гаилә фермасы, 5504 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Шәхси секторда 2016 елда 2091 тонна ит, 7931 тонна сөт җитештерелгән.
Кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең исәбе – 30 процент, тулаем территориаль продукция өлешенең гомуми күләме – 26 процент.
Тәтештә җитештерелгән полиэтилен торбалар ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды объектларында, “Газпром” предприятиеләрендә кулланыла.
Быелның гыйнварында пыялапакет һәм сырлы пыяланың беренче партиясен чыгару башланды. Предприятиедә 16 эш урыны булдырылды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз