Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтеш районында эшкә урнашырга теләүчеләргә сиксән вкансия тәкъдим ителә
Эшкә яраклы кешеләрне хезмәт белән тәэмин итү Тәтеш районының социаль-икътисадын үстерүдә төп бурычларның берсе булып тора.
(Тәтеш, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова). Тәтеш районында бүгенге көндә эшсез гражданнарны икътисадның төрле тармагындагы эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән сиксәннән артык буш хезмәт урыны көтә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Сергей Цветков әйтүенчә, оешмалар һәм предприятиеләр тәкъдим иткән вакансияләрнең 70 проценты – эшче белгечлекләр. “Вакансияләр арасында шулай ук безнең районда инвалидлар өчен квоталы эшче урыннар каралган”, – дип хәбәр итә Сергей Анатольевич.
Районның халык мәшгульлеге үзәгендә исәптә торган һәм эш эзләгән 50 кеше өчен иң мөһиме яхшы хезмәт хакы белән эшкә урнашу. Гәҗит хәбәрчеләре соравы буенча бирелгән вакансияләр исемлеген анализлап, тәтешлеләргә хезмәткә урнашу тәкъдим ителә дип нәтиҗә ясарга була. Сергей Цветков әйтүенчә, андый вакансияләр күп, ә менә алар буенча эшкә урнашырга теләүчеләр – әлегә аз.
Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, районга агрономнар, терлекчеләр, ветеринарлар, ферма мөдирләре, зоотехниклар, электр монтерлары, электр, газ белән эретеп ябыштыручылар, шоферлар, пыяла кисүчеләр (хезмәт хакы – 20 мең сумнан алып), инженерлар, машина белән саву операторлары (хезмәт хакы – 25 мең сумнан алып) кирәк.
Шулай ук, тракторчылар һәм механиклар, сатучылар (15 мең сумнан алып), хезмәт хакы 12дән алып 15 мең сумга кадәр: бухгалтерлар, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре, поварлар, тегүчеләр, склад мөдирләре, нормировщик, төргәкләүче, үлчәүче, төрле эшчеләр кирәк. Тәтештәге үзәк район хастаханәсенә неонатолог табибы, педиатр, невролог, ультратавыш диагностикасы табибы кирәк.
Тәтеш районының халыкка мәшгульлек үзәге тарафыннан 2018 елда 228 кеше эшкә урнаштырылган, 2019 елның 8 ае эчендә – 172 кеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз