news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тәтеш районында 8 аграр предприятие җитәкчесенә карата административ эшләр кузгатылган
Тәтеш районы прокуратурасы биологик калдыкларны җыю, файдалы эшкә тоту һәм юкка чыгару өлкәсендәге закон бозу очракларын фаш иткән
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстанның Тәтеш районы прокуратурасы, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекциясе белән берлектә, биологик калдыкларны җыю, файдалы эшкә тоту һәм юкка чыгару өлкәсендә ветеринария турындагы закон үтәлешен тикшергән.
ТР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, районның 7 авыл хуҗалыгы предприятиесендә: терлекчелек эшчәнлеген алып баручы “Волжанка” агрофирмасы”, “Алга”, “Новая заря”, “Авангард”, ҖЧҖләрендә, “Волга”, “Путь Ильича” җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативларында, “Стелз-Агро-Т” ЯАҖ, “Тимесков” крестьян-фермер хуҗалыгында, үләт базларында, биологик калдыкларны җыю, файдалы эшкә тоту һәм юкка чыгару буенча ветеринар-санитария кагыйдәләрнең үтәлмәве ачыкланган.
Шулай ук күпчелек үләт базларының мәйданы 600 квадрат метрдан кимрәк һәм алар биеклеге 2 метрдан да ким булмаган койма белән киртәләнмәгән. Үләт базларында терлекләрне ярып карау өчен дә махсус бина юк. Хокук бозулар исемлегендә, махсус кием, инвентарь, дезинфекцияләүче чараларны саклау өчен дә аерым бүлмә булмавы ачыкланган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуроры тарафыннан, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үләт базларын ветеринария таләпләренә җавап бирә алырлык хәлгә китерүе буенча судка 8 дәгъва гаризасы юлланган. Административ җәзаларга килгәндә, 8 авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесенә 5 мең сумга кадәр штраф яный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot