Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтеш районы юлларында июльнең беренче өч көнендә дүрт шофер тоткарланган
Өч авыл кешесе һәм шәһәрнең бер кунагы машина руле артына исерек килеш утырырга батырчылык итә.
(Тәтеш, 16 июль, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина). Тәтеш районы юлларында июльнең беренче өч көнендә дүрт шофер тоткарлана, дип яза җирле басма.
Өч авыл кешесе һәм шәһәрнең бер кунагы машина руле артына исерек килеш утырырга батырчылык итә. Өстәвенә, шуның берсе, 55 чакрымны узып, Тәтешкә кадәр килеп җитә һәм әле тагын дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән шәһәр урамында “куалаш” оештыра. “Качарга” насыйп булмый – Воробьев урамы тирәсендәге әйләнеп уза торган юлда тоткарлана.
Районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов хәбәр иткәнчә, исерек шофер гаебе белән юл-транспорт фаҗигасе килеп чыга. 23 июньдә Тәтеш – Олы Тархан – Ундоры автоюлының 36 километрында кичке вакытта Тәтеш ягына кайтучы “Киа Спектра” шоферы, иминлек тизлеген һәм алда торган “Шевроле-Нива” машинасына кадәрге араны чамаламыйча, аңа барып бәрелә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, “Нива” да тукталышка юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәсен бозып куелган була. Ике машина да механик җимереклекләр ала, сәрхүш шофер үзе дә зыян күрә һәм Буа үзәк район хастаханәсенә озатыла. Транспорт белән идарә итү шофердан төгәл координация һәм игътибар таләп итүен искә төшереп тору урынлымы икән. Алкоголь куллану әлеге күрсәткечләрне кискен түбәнәйтә, ә исерек шофер аркасында машина тагын да югары куркынычлылык чыганагы булып кала, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз