Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтеш районы Ямбактыдан Лукояновлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларында җиденче ел хезмәт куя
“Туйга салынган акчага сыер сатып алдык, әйбәт иде, тыныч, сөтле, – дип искә ала хуҗабикә.
(Тәтеш, 21 август, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова). Тәтеш районы Ямбактыдан Татьяна һәм Владимир Лукояновлар үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында инде җиденче ел хезмәт куя, дип яза җирле басма.
Мондый төрдәге хуҗалык итүне алар бары тик табыш ягыннан гына уңышлы дип санамый, иң мөһиме, авыл кешеләре чын күңелдән гомер буе шөгыльләнгән эшне башкара. Владимир Михайлович элекке – алдынгы механизатор, ә Татьяна Васильевна озак еллар товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире булып эшләгән. Намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге күп кенә бүләкләре бар.
“Туйга салынган акчага сыер сатып алдык, әйбәт иде, тыныч, сөтле, – дип искә ала хуҗабикә. – Моны яхшы билге дип саныйм, йорт хайваннарыннан уңабыз”.
Актив авыл кешеләре теләсә нинди хезмәтне булдыра. 2011 елда җирле хакимият үз эшләрен ачарга тәкъдим иткәч, аңа үзенә хас көч-куәт белән алыналар.
“Республика программасы буенча 10 метрга 50 зурлыгында сарык абзары төзедек, Куйбышев токымлы 20 бәрән сатып алдык, – дип сөйли Татьяна. – Аннары сарыклар бәрәнли башлады, яхшы гына артым китте”.
Өч ел элек аларга республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан вәкилләр килә, балалардан алып бертуганнарының уллары, оныклары белән бергә Лукояновларның тату зур гаиләсенең ничек итеп печән чапканын күреп, гаҗәпкә калалар, сокланалар. Алар фермерларга рәхмәт белдерә, акчалата премия белән бүләкли.
Ир белән хатын продукцияне сатуда мәшәкатьләр булмавына сөенә: язын барлык бәрәннәр сатып бетерелә, тәкәләрне нәселгә алалар, мөселман бәйрәмнәрендә сорау зур, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә баралар, даими сатып алучылары бар.
“Һава торышы искиткеч тора, үлән сусыл, көтүлекне болында көтәм, – ди Владимир Михайлович. – Ә инде маллар кышын да тук булсын өчен, 18 гектар пай җиренә люцер чәчтек”.
Вакытлар узу белән техникага да баеганнар: МТЗ тракторы тора, быел тыгызлагыч-җыйгыч, тырма сатып алганнар.
Иркен ишегалдына бозаулар өчен тышкы киртә дә, дүрт туендыручысы белән сыер абзары, төрле кош-корт та сыйган. Печән киптерү өчен лапас та төзи башлаганнар. Зур бакчада шикәр чөгендере мул яфрагы белән сөендереп утыра, кызгылт сары кавыннар, помидорлар кояшта өлгерә. Гаҗәп, быелгы салкын җәйдә, хәтта теплицада һәркемнең кыяры өлгереп җитмәгәндә, уңган хуҗабикә июньдә чиләкләп җыйган. “Ул аларны балалардай карады, төннәрен одеял белән каплады, тынгылык белми, барысына да өлгерә. Өйалдында, яшелчә бакчасында, сарык абзары янында да чәчәкләр үстерә”, – диде Владимир, гаилә учагын саклаучы турында яратып.
“Сездән башка мин нишләр идем, – ди ире һәм өч улы хакында Татьяна. – Сез минем терәгем һәм таянычым”. Балалары төрле шәһәрләргә таралышса да, ата-аналарын хөрмәтлиләр, еш кайтып йөриләр, кунакка гына түгел, ә ярдәм итәргә дип.
Аның сүзләрен раслагандай, тракторы белән капка төбенә улы Евгений кайтып туктады. Җиңел генә борылып, тыгызлагыч-җыйгычтан печән төргәген бушатты. Әтисенең киңәше кирәк булды, үлән җитәрлек кипкәнме. Әнисе ашарга чакыра, әмма вакыт юк, әле яңгыр булмаганда, һәр минуты да кадерле.
“Иң яхшылар, иң кырыслар һәм иң кирәклеләр”, – дип улларының ата-аналары турында кыска итеп тасвирлавы күп нәрсә турында сөйли.
Алар әле үзләренең әниләре, 84 яшьлек Лидия Михайловнаны да кайгырталар. “Җәннәттәгедәй яшим, – дип уртаклаша әбекәй. – Бернәрсә эшләтмиләр, ләкин файда китерәсе килә: кая чәчәкләргә су сибәм, савыт-сабаларны юам, кайвакытта бәрәңге кырам”.
Өлкән яшьтәге күршеләре Валентина Николаевна да ир белән хатынга ярдәм һәм булышлыклары өчен рәхмәтле.
Менә шулай килеп чыга инде, нык нәселле Лукояновларның һәркайсының файдалы буласы килә: якыннарына, күршеләренә, туган җирләренә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз