Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтеш районы терлекчелектәге берничә күрсәткеч буенча алдынгылар унлыгына кергән
Бүгенге көнгә республика территориясендә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 721,8 меңне тәшкил итә.

(Тәтеш, 16 август, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары"). Ел башыннан мөгезле эре терлекләрнең баш санын, сөт җитештерү күләмен үстерүне һәм мөгезле эре терлек итен җитештерүне арттыру буенча Тәтеш районы иң зур уңай динамика белән республиканың алдынгы районнары унлыгына кергән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бүгенге көнгә республика территориясендә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 721,8 меңне тәшкил итә, шул исәптән сыерларның баш саны – 242,3 мең, дуңгызлар – 451,4 мең, сарыклар һәм кәҗәләр – 58,2 мең, кош-кортлар – 14,5 миллион, атлар 19,9 мең башны тәшкил итә.
Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан быелның 7 ае эчендә 795,4 мең тонна (104 процент) – сөт, 232,7 мең тонна (102 процент) – ит, шул исәптән (үстерелгән) 57,2 мең тонна – мөгезле эре терлек (99 процент), дуңгызлар – 52,3 мең тонна, кош-корт 121,7 тонна җитештерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз