news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районы Олы Тормы авылында үзара салым акчасына торак пунктларны төзекләндерәләр

2018 елда үзара салым күләме 1 миллион 215 мең сум тәшкил иткән.

(Тәтеш, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова). Референдумда үзара салым программасы өчен тавыш биреп, авыл кешеләре җыелган акчага Кече Тормыда зират коймасын яңартканнар, Олы Тормыда Әхмәтҗанов урамын тәртипкә китергәннәр, Чолы авылында күпер яңартып төзекләндерелгән, суэтем башнясы ремонтланган һәм Кече Тормыда чишмә төзекләндерелгән. Шулай ук дүртенче ел рәттән үзара салым акчасына торак пунктларын төзекләндерәләр, дип яза җирле басма.

2018 елда үзара салым күләме 1 миллион 215 мең сум тәшкил иткән. Шул акчага вак таш сатып алганнар һәм алга таба урам эчендәге юлларны, шулай ук Чолы авылында урам яктырткычларын ремонтлауны планлаштырганнар. “Безнең җирлектә яшәүчеләрнең күпчелеге үзара салым программасында катнашу өчен актив тавыш бирәләр һәм аларда катнашалар, чөнки территорияләрне төзекләндерү һәм авыл урамнарындагы яхшы юлларның мөһимлеген алар аңлыйлар”, – дип уртаклашты җирлек башлыгы Нияз Салихов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100