news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районы Килдеш авылы юлларын төзекләндерүдә үзара салым программасы ярдәм итә

Программа эшли башлаганның беренче елында республика финанславы хисабына акча суммасы 498 мең сум тәшкил иткән.

(Тәтеш, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова). Тәтеш районы Килдеш авылы юлларын төзекләндерүдә үзара салым программасы ярдәм итә, дип яза җирле басма.

“Программа эшли башлаганның беренче елында республика финанславы хисабына акча суммасы 498 мең сум тәшкил итте, – дип хәбәр итте Килдеш авыл җирлеге башлыгы Виктор Исаев. – Кешеләрнең карары буенча акчаның барысы да Җиңү урамы юллары торышын нормага китерүгә үзләштерелде”.

Аннан соңгы елларда авыл эчендәге урам юлларын, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгын, су үткәргечне төзекләндерү, юлдагы чокырларны тигезләү дәвам иткән, авыл территориясе буенча яктырткычлар куелган, куркынычсызлык максатларында янгын сүндерү гидранты урнаштырылган.

Килдеш юкка гына “Валда Шинясь” республика күләмендәге бәйрәм үзәге булып тормый шул, биредә даими рәвештә төзекләндерүне, тирә-юнь мохит культурасын күзәтеп, тәртиптә тоталар. Моның өчен моточапкычлар, чапкычы белән мотоблок, бәйрәм үткәрелә торган урыннарны җиһазландыру өчен төзелеш материаллары сатып алынган.

“Республика безне хуплый, һәм авыл кешеләренең һәркайсы уртак эшкә үз өлешен кертеп, тормышыбызны яхшыртырга омтыла”, – диләр килдешлеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100