news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш районы Келәштә яшәүче Низамовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Халиков район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән юбилярларны котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

(Тәтеш, 5 март, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы Келәш авылында яшәүче Таһирҗан Галимҗан улы һәм Сания Самат кызы Низамовлар бергә гомер итүләренең 60 еллык юбилеен – бриллиант туйларын билгеләп үттеләр, дип яза районның "Тәтеш таңнары" газетасы.

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Халиков район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса Дианова исеменнән юбилярларны котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot