news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында яңа Мәдәният йорты эшли башлады

Аны ачу тантанасында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

 (Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында Корбан гаете алдыннан Мәдәният йорты авыл яшьләре өчен үз ишекләрен ачты, дип хәбәр итә муниципалитетның tetushi.tatarstan.ru сайты.



Авыл тормышындагы әһәмиятле шушы вакыйга уңаеннан оештырылган тантанада Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, район җитәкчелеге катнашкан.



Быел кыш нигезе салынган мәдәни объектны төзү эшләрен Созидатель” ҖЧҖ осталары башкарган. Хәзер Кече Әтрәч авылында булган һәркем биредәге Мәдәният йортына игътибар итмичә калмый. Әллә каян яктырып, затлылыгы белән үзенә тартып торган бу бинаның эчке ягы да заман таләпләренә туры китереп төзелгән. Мәдәният йортында 50 урынга исәпләнгән зал, шулай ук директор һәм сәнгать җитәкчесе, түгәрәкләр өчен бүлмәләр бар. Биредә уздырылачак чаралар яшьләр өчен вакытны матур итеп үткәрү мөмкинлеге бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot