news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш районы делегатлары Иваново Сабан туенда катнашачак

Иваново өлкәсендә 8,2 мең татар яши.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Ивановода 25нче тапкыр Сабан туен үткәрергә әзерләнәләр. Милли бәйрәм быел 23 июньгә билгеләнгән, дип хәбәр итә Иваново "Нур" татар яшьләре оешмасы.

Иваново Сабан туенда Татарстанның Тәтеш районы делегациясе катнашачак.

Гадәттәгечә, бәйрәмдә милли спорт ярышлары, конкурслар уздыру күздә тотыла. Кунаклар өчен атракционнар, милли ризыклар кухнясы, халык кул эшләнмәләрен сату нокталары оештырылачак.

  • 2002 ел мәгълүматлары буенча, Иваново өлкәсендә 8,2 мең татар һәм 0,5 мең башкорт милләте вәкиле яши. Ивановода Татар милли-мәдәни автономиясе, якшәмбе мәктәбе, "Милләтем" татар театр студиясе һ.б. татар оешмалары гамәлдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot