news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районы агросәнәгате - саннарда һәм фактларда

Хезмәт алдынгылары, авыл хуҗалыгы товары җитештерү күрсәткечләре, хезмәт хакы күләме – барысы да теркәлгән

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Тәтеш районы агросәнәгате күрсәткечләрен җирле “Тәтеш таңнары” газетасы саннарда һәм фактларда туплап бастырды.
Тәтеш районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның уртача уңышы гектардан 24 центнер тәшкил итте. “Колос” агрофирмасы (43,9ар центнер), “Сафиуллов” КФХ (34,6), “Авангард” ҖЧҖ (28,9) урак алдынгылары булдылар.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә шикәр чөгендере алу тәмамланды. Көтелгән тулай җыем 2 мең 990 гектардан – 104 мең тонна, 80 мең тоннадан артыгы шикәр заводына озатылды. Районда шикәр чөгендеренең уртача уңышы һәр гектардан 350 центнер тәшкил итте. “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ чөгендерчеләре гектардан 500 центнер алдылар.

9 айлык йомгак¬лары буенча район авыл хуҗалыгы предприятие¬ләрендә уртача эш хакы 10 меңнән 21 мең арасында тирбәлә. “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖда ул 22 мең 737 сум тәшкил итә, “Сафиуллов” КФХда – 21 мең 176, “Тетюшское” УПХ” ҖЧҖда 16 мең 480 сум. Түбәнге баскычта – “Родина” ҖЧҖ - 10 мең 207 сум. Район буенча уртача – 14 мең 266 сум.

Район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре шәһәрлеләрне арзан һәм төрле кыр, ферма, шулай ук авыл җирлекләренең шәхси ярдәмче хуҗалыклары продукцияләре белән сөендерергә әзерләнәләр. Ярминкә 1 ноябрьдә район мәдәният йорты мәйданында булачак.

Районда көзге культуралар 17234 гектарда чәчелде, шуларның 15621 гектары - бодай.

Бүгенге көнгә пландагы 54 мең 800 гектар урынына 50 мең 527 гектар мәйданда көзге туфрак эшкәртелде.

Тугыз айлык йомгаклары буенча районда һәр сыердан уртача савым 3 мең 571 килограмм тәшкил итте, диелә әлеге статистик белешмәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100