news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш мәктәбе укучылары район гәҗитенең яңа саны ничек әзерләнүе белән танышты

Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең хезмәт һәм ял мәктәп яны лагеренә йөрүчеләр “Авангард” гәҗите редакциясендә экскурсиядә булды.

Тәтеш мәктәбе укучылары район гәҗитенең яңа саны ничек әзерләнүе белән танышты
Мәдинә Ибәтуллина

(Тәтеш, 22 июнь, “Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Мария Храмова). Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең хезмәт һәм ял мәктәп яны лагеренә йөрүчеләр педагоглары озатып йөрүендә “Авангард” гәҗите редакциясендә экскурсиядә булды һәм андагы хезмәткәрләрнең эше белән танышты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Баш мөхәррир Инга Сәфәрова гәҗитнең бер гасырлык бай тарихы белән таныштырды. Ул мәктәп укучыларын вакытлы матбугат басмасының бүлмәләре буйлап алып йөрде һәм гәҗит эшенең барлык этаплары, һәрбер хезмәткәрнең вазифасы, корреспондентларның мәкаләләрне ничек язулары, сайтның эше һәм гәҗитнең яңа санының ничек ясалуы хакында ачык итеп күрсәтеп, тулы мәгълүматлар биреп сөйләде.

Ачыкланганча, укуда, спортта һәм иҗади эшчәнлектә аерылып торган кайбер экскурсантлар турында без гәҗитебез битләрендә берничә тапкыр яздык.

Кунаклар арасында яраткан район гәҗитебез битләрендәге язмаларның авторлары булып торган укучылар да бар иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100