news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш фермерлары җиләк-җимеш агачлары клоннарын ясау өчен биоүзәк ачарга тели

Үсентеләр җитештерү буенча үзәк Яшел Үзәндә булачак.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тәтештә эшли торган Олег Кучумов крестьян-фермер хуҗалыгы җиләк-җимеш культуралары үсентеләрен җитештерү өчен Яшел Үзәндә биоүзәк ачарга тели.

«Без заманча биоүзәкнең пилот проектын эшлибез. Анда җиләк-җимеш культуралары үсентеләрен җитештерүнең тулы циклы булачак. Югары сыйфатлы, сәламәт һәм җитешетерүчән үсентеләр ясарга телибез. Биоүзәк микро клонлаштыру лабораториясе, җылытыла торган теплицалар, питомник һәм үстерү мәйданнарыннан торачак», — дип сөйләде хуҗалык әгъзасы Екатерина Кучумова.

Бу хакта ул Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында әйтте. Аның сүзләренчә, җитештерелгән үсентеләр импорт товарларын алмаштыра алачак. Биоүзәк Яшел Үзәндә булачак, биш агрозонада да бүлекләр булуы каралган. Ул шулай ук эшче көчләрнең булуын да ассызыклады.

«Үсенте кисеме сәламәтләндерү процессын уза, аннан соң клонлаштырыла. Ул пробиркада үсә, аннан соң җылытыла торган теплицага чыгарабыз, соңыннан ачык грунтка утыртабыз. Без бик күп күләмдә үсенте ясый алабыз. Әлегә 50 гектарда җиләк, 400 гектарда җиләк-җимеш куаклары, 700 гектарда җимеш агачлары булыр дип уйлыйбыз», — дип аңлатты ул.

ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу проектны кооператив формасында эшләргә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100