news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш егетләрен Россия Кораллы көчләре сафларына тантаналы итеп озаттылар

Алар хөрмәтенә махсус концерт куелды.

 (Тәтеш, 14 октябрь, “Татар-информ”, “Тетюшские зори”, Елена Калашникова). Тәтеш егетләрен Россия Көраллы көчләре сафларына озату тантанасы уздырылды, дип хәбәр итә “Тетюшские зори” газетасы.

Егетләрнең һәм аларның якыннарының гомерлеккә хәтерендә калачак әлеге тантанада шулай ук район башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан хәрби комиссариатының Тәтеш районы буенча бүлеге башлыгы Фәнис Гарифуллин катнашып чыгыш ясады. Озын юлга чыгасы Тәтеш төбәге егетләренә әти-әниләре исеменнән ихлас теләкләре, киңәшләре белән Марат Сөләйманов мөрәҗәгать итте. Район үзешчәннәре ил чакыруы буенча хәрби мундир киеп ил сагына басу чираты җиткән якташлар өчен махсус әзерләнгән концерт куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100