news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Тәтеш Балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә йөрүче А.Герасимова Мәскәүдән җиңү белән кайтты

Татарстан укучылары Россия дәүләт символикасын белүгә багышланган төбәкара конкурсның финалында катнашты

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Татарстаннан 13 укучы Мәскәүдә Россия дәүләт символикасын белүгә багышланган төбәкара конкурсның финалында катнашты. Алар бәйгенең читтән торып уздырылган өлешендә җиңү яулаган иде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге конкурсны оештыру Россия Федерациясенең дәүләт символларын – флаг, герб һәм гимнны популярлаштыруга юнәлтелгән булган. Бәйге нәтиҗәләре әдәби иҗат, тикшеренү эшләре, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре дип аталган номинацияләре буенча чыгарылды.
Конкурсның финалында республиканың Тәтеш шәһәрендәге Балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә йөрүче Ангелина Герасимова “Декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре” номинациясендә җиңү яулады һәм Мәгариф буенча федераль агентлык Дипломы белән бүләкләнде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100