news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Т.Таҗетдин: “Хәзерге вакытта үземә йөкләнелгән өч вазифаның икесен тапшырырга риза”

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы кушылу турында сүз бара, диде ул

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россия мөселман оешмаларын берләштерү турында сүзләр күптән алып барыла. Быел 25 ноябрьдә Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте президиумы җыелышында бу хакта Корбан гаете вәгазендә әйтергә килешенде. Биредә Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте белән Россия Мөфтиләр шурасы кушылу турында сүз бара. Аерым алганда, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтендә 24 мөфти исәпләнә, тагын Молдова белән Балтыйк буе Республикаларында мөфтиләр бар һәм алары Мөфтиләр шурасына керә, ә берләшү исә барлык мөфтиләрне, шул исәптән татар һәм башкортларны да, бер оешмага туплый.  

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгару һәм киләсе елга бурычлар билгеләү буенча бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә уздырылган киңәйтелгән утырышта Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдин, ТФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты карамагындагы Этноголик мониторинг үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның илдә дини оешмаларның берләшүенә каршы  фикеренә җавабында әнә шулай дип игълан итте.

“Бу мәсьәләдә РФ Президенты Дмитрий Медведев, РФ Премьер-министры Владимир Путин, ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм БР Президенты Мортаза Рәхимов исемнәренә язган хатыбыз бар. Ә инде Кавказ белән дә берләшү бу эшнең икенче этабында гына әле, чөнки без бер илдә яшибез һәм алар белән аермабыз күп түгел”, - диде Т.Таҗетдин.

Мәсьәләне шәрехләп, ул, хәзерге вакытта миңа 3 вазифаи җаваплылык йөкләнгән: шәйхелислам, баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, диде. Шәйхелислам булып калып, баш мөфтилекне Россия Мөфтиләр шурасы рәисе һәм Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдингә тапшырырга риза, рәислекне исә - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман Исхаковка, ләкин мин үзем вазифа тапшыруга хокуклы түгел, ризалыгымны белдерә генә алам - моны мөселманнарның алда әйтелгән ике оешмасы съезды гына хәл итә, дип аңлатты Т.Таҗетдин.      

 

Аның сүзләренчә, соңгы 15-20 ел эчендә бик тетелдек, дини эшләребезнең таркаулыгы милли эшләребезгә дә зыян китерә, шуңа күрә дә берләшү мәсьәләсе карала.

Искәртеп үтәбез: Россиядә берләштерелгән мөселман структурасы булдыру буенча эш алып барылу сәбәпле, беренче тапкыр буларак татарларга да Кавказ белән бәйле проблемаларны тагу гамәлләре шәйләнүгә игътибарны юнәлтеп, галим Д.Исхаков кисәтеп куюны кирәк тапкан иде: безгә бу нәрсәгә кирәк? Аның фикеренчә, дини оешмаларга татар структуралары буларак берләшеп, татар оешмалары рәвешендә эшләү безнең өчен отышлы. Россиядә берләштерелгән мөселман структурасы булдырылса, беренчедән, татарларга Кавказ йогынтысы көчәячәк, икенчедән, аларның проблемалары татарлар проблемасына да әйләнәчәк, әмма ул проблемалар беркайчан да хәл ителеп бетмәячәк, дигән иде ул.    

    

 

 

    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100