news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Т.Шумовскийның "Поэтическое изложение Корана" китабы турындагы проект тәкъдим ителә

Проектның авторы - Санкт-Петербург шәһәрендә милләттәшебез Әлфия Рәхмәтулина. Әлеге чара вакытында күренекле галим Теодор Шумовскийның шәхесе турында бай мәгълүмат алырга мөмкин булачак

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда ТР Милли музеенда “Россия музейларында ислам мирасы: өйрәнү, атрибуция, интерпретация” дигән фәнни-гамәли конференция кысаларында тарих фәннәре докторы, тәрҗемәче, Ислам тарихы һәм гарәп урта гасыры өлкәсендәге Россия тикшеренүчесе Т.А. Шумовскийның "Поэтическое изложение Корана" дигән китабы турында сөйләүче белем бирү проекты тәкъдим ителә.

Проектның авторы - Санкт-Петербург шәһәрендә милләттәшебез Әлфия Рәхмәтулина. Әлеге чара вакытында күренекле галим Теодор Шумовскийның шәхесе турында бай мәгълүмат алырга мөмкин булачак.

Т. Шумовский - Коръәннең тәфсирен (аңлатмасын) эшләгән кеше. Бу хезмәтнең максаты – рус телле укучыларны фәнни анализга нигезләнгән тәрҗемә белән таныштыру. Ул аңлаешлы тел белән эшләнгән, мөселманнарга һәм мөселман булмаганнарга адреслана, дип хәбәр итә ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100