news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төшкә кадәр Актаныш районында яшәүчеләрнең 38,33 проценты референдумда катнашкан

"Тавыш бирү вакытында җитди хокук бозу очраклары юк. Без сайлау процессы барышы белән канәгать", - дип белдерделәр участокларда кизү торучылар.

(Актаныш, 18 ноябрь, "Татар-информ",  "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Актаныш районында иртәдән үк ачылган сайлау участокларында үзара салым буенча үтүче референдумда тавыш бирүчеләрнең активлыгы көндезге сәгатьләрдә югары сакланды. Бу хакта "Актаныш-информ" хәбәр итә. 

Актаныш районында референдум дәвам итә. Көндезге сәгать 10:00 га барлык референдумда катнашучыларның 18,10% (4130 кеше) тавыш биргән булса, көндезге сәгать 12:00 гә райондашларның 8744е, ягъни 38,33 % референдумга үз мөнәсәбәтен белдерергә өлгерде.

Төш вакытында сайлаучылар аеруча зур активлык күрсәтте. "Тавыш бирү вакытында җитди хокук бозу очраклары юк. Без сайлау процессы барышы белән канәгать", - дип белдерделәр участокларда кизү торучы хокук сакчылары.

news_right_1
news_right_2
news_bot