news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төшерелгән киноны күрсәтә белергә дә кирәк, ди “Татаркино” җитәкчелеге

“Татаркино” оешмасы җитәкчесе Владимир Батраков тамашачыга үз милли фильмнарыбызны күрсәтү ягында.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның киносы да, прокаты да, кино челтәре дә бар, диде “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Владимир Батраков Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә.

Фильмнарны төшерү белән генә эш бетми, аларны күрсәтә белергә кирәк дип ассызыклады ул. “Ә бездә хосусый кинотеатрлар чит ил фильмнарын күрсәтергә генә ярата, - ди Владимир Алексеевич. - Шуңа күрә Кино фонды хосусый кинотеатрлар ачу үзен акламый торган кечерәк шәһәрләрне кинозаллы итү эшенә алынды. Начар экранлы, начар аппаратуралы залга кемнең киләсе килсен! Уңайлы кәнәфиләргә утырып яхшы сыйфатлы аппаратурадан кино карау бөтенләй башкача тәэсир итә. Кино фонды ярдәме белән 18 муниципаль район үзәге кинозаллы булды. Ә инде стационар кинозаллары булмаган районнарга киноны үзебез алып киләбез”.

Владимир Батраков илдә үз милли фильмнарын күрсәтүнең уңышлы мисалы итеп Францияне китерде. Биредә чит ил фильмнарына квоталар кертелеп, 40 процентка кадәр үз фильмнары күрсәтелә. “Безгә шушы юнәлешкә йөз тотарга кирәк – халкыбызга үз фильмнарыбызны күрсәтик”, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot