news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Т.Шаһивәлиев: Р.Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасы уңышка ирешүдә зур урын тота

Россиянең 24 махсус икътисади зонасы арасында табышның 50 проценты һәм инвестицияләрнең 39 проценты “Алабуга”га туры килә.

Т.Шаһивәлиев: Р.Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасы уңышка ирешүдә зур урын тота
Рамиль Гали

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасы уңышка ирешүдә зур урын тота  Бу турыда махсус икътисади зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белән “Татар-информ” агентлыгы өчен оештырылган әңгәмә вакытында әйтте.

Ул күптән түгел Россия Президентының Идел буе федераль округындагы яңа билгеләнгән Тулы вәкаләтле вәкил Игорь Комаровның  “Алабуга”дагы югары күрсәткечләргә шаккатуын әйтте.

Россиянең 24 махсус икътисади зонасы арасында “Алабуга”га табышның 50 проценты һәм инвестицияләрнең 39 проценты туры килүе яңалык булды. Ул уңышның сере нидә булуын белеште. Без Күзәтчелек советы рәисенә (ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов) карадык, - диде Тимур Шаһивәлиев.

Игорь Комаровны “Алабуга” махсус икътисади зонасы инфраструктурасы һәм резидентларга бирелгән мөмкинлекләр белән таныштырдылар. Агымдагы елның октябрендә “Алабуга” дүртенче тапкыр fDi Intelligence журналы (Financial Times төркеме) версиясе буенча иң яхшы икътисади зоналар рейтингына кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100