news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Төс әһәмияткә ия” проектына йомгак ясала

Аның нәтиҗәләре бүген Казанда МЕГАга керү юлында “Яшел бульвар”да игълан ителәчәк

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Бүген, 29 нчы август 19 сәгатьтә, “Төс әһәмияткә ия” проекты финалы узачак. Проект МЕГА сәүдә үзәге, ИКЕА кибете һәм Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырылды. Аның нәтиҗәләре бүген МЕГАга керү юлында “Яшел бульвар”да игълан ителәчәк.

Искәртеп узабыз: проект июль аенда старт алып, җәен ике ай дәвам итте. Кәгазь, пластик, пыяланы аерып җыю өчен каралган төсле контейнерлар шәһәрнең 20 ишегалдында, тагын өчесе “Яшел бульвар”да куелган.

Авырлыгы буенча иң күп чүп җыйган актив ишегалды төп призга ия булачак: МЕГА һәм ИКЕА яңа балалар мәйданчыгы төзиячәк, Казан мэриясе территорияне төзекләндерәчәк.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100