news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Төс әһәмияткә ия” проекты йомгаклары: төрләргә аерылган 81 тонна чүп-чар һәм җиңүчеләр өчен ике балалар мәйданчыгы

Академик Сахаров урамы белән Җиңү проспекты, Кол Гали белән Завойский урамнары кисешкән чаттагы ишегаллары җиңүче дип табылган

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). “Төс әһәмияткә ия” проектының нәтиҗәләре түбәндәгечә: төрләргә аерып җыелган 81 тонна чүп-чарның 10 тоннасы - пластик, 38 тоннасы - макулатура һәм 33 тоннасы - пыяла. Искәртеп узабыз, МЕГА сәүдә үзәге, ИКЕА кибете һәм Казан шәһәре мэриясе тарафыннан гамәлгә куелган проект Казанда июль һәм август айларында үткәрелде.

Махсус контейнерлар шәһәрнең 20 ишегалдында һәм МЕГА каршындагы “Яшел бульвар”да куелган иде.

Аеруча активлык Академик Сахаров һәм Җиңү проспекты урамнары кисешкән чаттагы ишегалдында (аның халкы 12,7 тонна калдык җыйган) һәм Кол Гали һәм Завойский урамнары кисешкән чаттагы ишегалдында (аның нәтиҗәсе - 11,5 тонна) күзәтелгән. МЕГА сәүдә үзәге һәм ИКЕА кибете әлеге ишегалларының берсен генә аерып алып, җиңүче итеп игълан итәргә җөрьәт итмәгән. Шулай итеп, аларның икесе дә балалар мәйданчыгына лаек дип табылган.

“Без акцияне оештыручыларга рәхмәтлебез. Ике ай дәвамында без бик тырыштык, проект чын-чынлап әйләнә-тирә мохитне яклау турында уйланырга мәҗбүр итте. Без ишегалдыбызда яңа балалар мәйданчыгы пәйда булачагына бик шатбыз. Рәхмәт!” – диделәр төп приз белән бүләкләнү бәхетенә ия булганнар.

Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин проектны оештыручыларга шәһәр җитәкчелеге исеменнән рәхмәтен җиткерде. “Әлеге искиткеч проект чүпне аеру авыр булмаганын күрсәтте. Ишегалларында куелган контейнерлар үз урыннарында калачак”, - дип билгеләп узды ул.

Проект кысаларында җыелган барлык калдыклар эшкәртелүгә җибәреләчәк. “ПТЖХ” (“Чиста шәһәр”) компаниясе атна саен чүпне махсус чүпне сортларга аеру станциясенә юллап торды. Җыелган чүп-чар эшкәртелгәннән соң, 630 агачны саклап калырга, 1 мең тонна суны экономияләргә, 152 мең кВт электр энергиясен саклап калырга җитәчәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100