Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Тәртип» радиосына яңа гимнның көен Эльмир Низамов язган
Гимнны иҗат иткәндә, скрипка, фортепиано, саксофон һәм башка уен коралларын кулланганнар.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосының ребрендингында яңа гимн тәкъдим ителде. Аның көен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов язган.
«Бары тик „Тәртип“кә генә хас яңгыраш булган махсус гимн яздырдык. Бу эшкә талантлы композиторыбыз Эльмир Низамов алынды. Якын киләчәктә аның сүзләре дә булачак», — диде «Тәртип» радиосының PR белгече Айсылу Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Радионың яңа визуаль һәм көйле бизәлешен тәкъдим итү чарасында гимнны музыкаль инструментларда уйнап күрсәттеләр.
«Әлеге гимнны язганда фортепиано, скрипка, флейта, гитара, саксофон һәм башка уен кораллары кулланылды. Көйдә татар халкына хас булган милли ноталар сакланды», — диде композитор Эльмир Низамов.
Радионың башкарма продюсеры Айваз Садыйров сүзләренчә, гимн эфирдан тыш та, төрле чараларда яңгыраячак. «Эфирда яңгырар өчен гимнның үз вакыты булачак, гомумән, ул эфирдан тыш та, төрле концерт чараларында да яңгыраячак», — дип белдерде ул.
Элегрәк «Татар-информ» «Тәртип» радиосының яңа ребрендингы турында язган иде.
Галерея: «Тәртип» радиосының ребрендингы турында әңгәмәдән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз