news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» радиосының PR бүлеге җитәкчесе: Халыкка кеше язмышлары, гайбәт кызыклы

Айсылу Лерон халыкка кызык булсын өчен «Тәртип» радиосының тематикасын үзгәртмәве хакында әйтте.

 «Тәртип» радиосының PR бүлеге җитәкчесе: Халыкка кеше язмышлары, гайбәт кызыклы

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). «Тәртип» радиосының PR бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон халыкка күбрәк кеше язмышлары, гайбәт уку кызыклырак дип саный.

«Публиканың ихтыяҗы дигән төшенчә бар. Менә шул, нишләптер, „калтыранган“ кул белән төшерелгән контентка ихтыяҗ бар. Ә ни өчен? Нәрсәсе белән ул шулкадәр җәлеп итә? Бер караганда, ул безгә кызык та түгелдер, сыйфаты, эчтәлеге ягыннан да ошап бетмидер. Ә менә гади публикага нәкъ шул кирәк», — дип сөйләде ул Татарстан Милли китапханәсендә «Акыл Фабрикасы» белем бирү форумы кысаларында узган очрашуда.

Айсылу Лерон «Тәртип» радиосы аккаунтын алып бара һәм аннан кала Инстаграмда аның тагын ике төркеме бар.

«Ул ике аккаунтны таныту өчен мин бернәрсә дә эшләмим, алар үсәләр, халык үзеннән үзе кушыла. Аларга кеше язмышлары, тарихлар, гайбәт кызыклы. Ә „Тәртип“ аккаунтына һәр постны матур итеп ясарга тырышам, һәр җөмләсен уйлап язам, ул контентны укырга теләүчеләр аз. Тик мин боларга примитив әйбер кирәк дип „Тәртип“ аккаунтына гайбәт куячакмынмы? Юк, әлбәттә. Мин аны халык ихтыяҗына карап, үзгәртергә җыенмыйм», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100