Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Тәртип» радиосының «Әниләр марафоны»нда меңгә якын кеше катнашкан
«Быелгы марафонда дәү әниләрнең дә катнашуы куандыра», — ди «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосының халыкара Әниләр көне уңаеннан игълан ителгән «Әниләр марафоны»нда меңгә якын кеше катнашкан.
«Бүгенге көндә „Әниләр марафоны“ның Инстаграм аккаунтына 890 кеше язылган. Марафонның төп шарты — 21 көн буе постлар урнаштырып бару. Бүген — унберенче көн. Шушы вакыт эчендә төшеп калмыйча, көн саен яңа темаларга язма чыгаручылар 750дән артык», — диде Марафонның идея авторы Динара Әхмәт «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әйтергә кирәк, #әниләрмарафоны2021 хештегы Инстаграмдагы постларда меңнән артык тапкыр кулланылган.
«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренчә, быел марафонда дәү әниләр дә катнаша.
«Бу марафонда куйган максатыбызга ирештек дип әйтә алам. Чөнки быел дәү әниләр дә катнаша башлады. Максатыбыз дәү әниләреннән күреп үскән, ләкин язылмаган әйберләрне бүгенге буынга, балаларга җиткерү иде. Һәр гаиләнең әйтелми торган, онытыла барган үз традициясе бар бит. Марафон темалары аша гаиләләр шул гореф-гадәтләрне яңарта, исләренә төшерә. Бу бик сөендерә», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.
«Әниләр марафоны» быел өченче тапкыр үткәрелә. 21 көн дәвамында катнашучыларга Инстаграмда 21 бирем тәкъдим ителә. Бүгенгә «Мәхәббәт тарихы», «Әтиләр һәм бәбиләр», Декрет ялы», «Балалар бакчасы», «Дини тәрбия» һәм башка темаларга постлар урнаштырылган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз