news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Тәртип" радиосын саклап калу өчен вариантлар эзлибез — Әсгать Сәфәров

Ул радионы татар халкы ярата, тыңлый, ди Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе

"Тәртип" радиосын саклап калу өчен вариантлар эзлибез — Әсгать Сәфәров
Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Тәртип FM” радиосын саклап калу мөмкинлеге бар. Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы утырышында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров шул хакта белдерде.

“Шулай килеп чыкты ки, кайбер иптәшләр, ә алар безгә иптәшләр дә түгел, безнең ресурсларны да кулланып, татарча эшләячәк дигән “яхшы” ният белән ешлык алып, аны “үстереп”, саткан. Бу радиостанцияне тыңлаучыларга саклап калу өчен без вариантлар табабыз. Ул радионы татар халкы ярата, тыңлый. Шуңа да без аны саклап калу өчен вариантлар эзлибез, башка чара юк”, – диде Әсгать Сәфәров.

Ул шулай ук мөһим һәм социаль яктан кирәкле, Татарстан Республикасы милләтләре мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән матбугат чараларына республика җитәкчелеге алга таба да ярдәм итүне дәвам итәчәген белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100