news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» радиосы яңалыклар алып баручысын сайлау өчен кастинг игълан итте

Яңалыклар «Тәртип» радиосы ешлыгында сентябрь аенда башланыр дип көтелә.

«Тәртип» радиосы яңалыклар алып баручысын сайлау өчен кастинг игълан итте
Рамил Гали

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосы яңалыклар алып баручы диктор вазифасына кастинг башлап җибәрде.

«Милли мирасны бүгенгә көнгә җиткерү белән беррәттән, тыңлаучыларыбызны заман белән бер сулышта булырга чакырабыз. Яңалыклар радиога ниндидер бер җанлылык кертә. Кушымтабыз аша безне читтә яшәгән татарлар да тыңлый бит. Алар өчен дә мәркәзебез хәбәрләре кызык булыр. Бездә беркайчан да кешене борчуга сала торган хәвефле яңалыклар булмас дип уйлыйм», — диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Аның сүзләренчә, яңалыклар «Тәртип»нең йөзен үзгәртәмәячәк.

«Радиобыз ачылган елларда хәбәрләр бар иде. Ул вакытта һәр чыгарылыш бер хәдис белән тәмамлана иде», «Тәртип» сөйләм радиосына әверелер дип тә курыкмыйбыз. Без болай да күңел ачу радиосы түгел. Безнең максат — халкыбызның әдәби, мәдәни мирасын, тел байлыгын, милләтебезнең барлык хәзинәсен кайтару, таңлаучыга җиткерү», — диде Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлегә кастингның ахыргы көне билгеле түгел. «Катнашырга теләүчеләр күпме булачагыннан караячакбыз. Яңалыклар сентябрьдә башланачак яңа сезон өчен әзерләнә. Шул вакытка кадәр хәл итеп бетерергә кирәк булачак», — диде радионың баш мөхәррире.

Хәбәрләр алып баручы булырга телүчеләр портфолиоларын radio@tartip.tatar электрон почтасына җибәрә ала. «Сайлап алынган кешеләрнең тавышларын тыңлаячакбыз», — диде кастингны оештыручылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100