news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» радиосы яңа ребрендингын тәкъдим итте

«Тәртип» радиосы башкарма продюсеры Айваз Садыйров әйтүенчә, үзгәрешләр башка компанияләр белән беррәттән мәгълүмати дөньяда үзеңне тәкъдим итү, аудиториягә якынаю өчен кирәк булган.

«Тәртип» радиосы яңа ребрендингын тәкъдим итте
Рамил Гали

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанда «Тәртип» радиосы үзенең яңа логотибын, мобиль кушымтасын, гимн һәм подкастлар системасын тәкъдим итте.

«Радионың йөзен үзгәртү тамырдан аерылмыйча гына бераз яшәртү, заманга яраклашу булды. Безнең максат — үткәннән көткәнгә күпер салу. Тамырдан килгән хәзинәләрне без җиткерсәк, аларны бүгенге көнгә тоташтыручы милли җанлы яшьләр коллективка килеп кушылды. Шушы матур үзгәрешнең нигезендә дә алар торды», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Ул Татарстан җитәкчелегенә һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә рәхмәтен белдерде.

«Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка, Сәфәров Әсгать Әхмәт улына, „Татмедиа“ Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улына, „Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Мөхәммәт улына, „Яңа гасыр“ җәмгыяте генераль директоры Илшат Юныс улы Әминовка зур рәхмәтемне белдерәм», — диде «Тәртип» радиосы баш мөхәррире.

«Бу зур тарихи вакыйга, чөнки милли үсеш бары тик үткән белән киләчәк бәйле булганда гына мөмкин. „Тәртип“ радиосы милли тарихи байлыгыбызны бүгенге көн белән тоташтырып тора. Шул ук вакытта, ул барлык заман таләпләренә туры килә», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

«Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров сүзләренчә, бүгенге көндә ребрендинг замана таләбе булып тора.

«Бүгенге көндә ребрендинг — визуаль яктан да, кайбер продуктлар ягыннан да күпмедер дәрәҗәдә замана таләбе. Бу башка оешмалар белән бергә мәгълүмати дөньяда, маркетинг кырында дөрес рәвештә халыкта һәм җәмгыятьтә үзеңне тәкъдим итә белү, аудиториягә якынаю өчен инструментлар. Безнең очракта да бу үзеннән-үзе килгән, бергәләп уйлаган идея булды», — дип белдерде Айваз Садыйров.



Галерея: «Тәртип» радиосының яңа ребрендингын тәкъдим итүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100