news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Тәртип" радиосы туган көн кичәсен үткәрә

Радионың туган көн кичәсен "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

"Тәртип" радиосы туган көн кичәсен үткәрә
Салават Камалетдинов

(Казан. 23 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген "Тәртип" радиосында эшләгән шәхесләр котлаулар кабул итә. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында "Тәртип* радиосының 5 еллыгына багышланган туган көн бәйрәме бара.

"Тәртип" радиосын туган көне белән ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов котлады.

"Гомер буе бар иде кебек - "Тәртип" радиосына биш кенә ел икән", дип гаҗәпләнде Ленар Хәкимҗанов. Радионың татар җанына бик якын булуын ассызыклады, гел сөйләп торуын теләде. Ул радиода тапшырулар әзерләгән Айрат Хәтмуллин, Рушания Миңнуллина, Руслан Габитов, Нуриәхмәт Сафин һәм башкаларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров радио хезмәткәрләренә ТР Премьер-Министр урынбасары Васил Шәйхразиевның сәламнәрен җиткерде, конгрессның рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева конгресс медаленә лаек булды.

ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов радио эшендә язучыларның актив катнашуын билгеләп үтте. Радиога мөстәкыйльлек теләде. Ул радиода тапшырулар әзерләүче Наилә Яхинаның Берлек әгъзасы булуын искәртеп, Берлекнең махсус бүләген тапшырды.

"Тәртип" радиосының туган көн кичәсен "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100