news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Тәртип” радиосы Путиннан ешлык сорап петиция булдырган

Төп максатыбыз — халык радиосы буларак ешлыкта эшләүне дәвам итү, ди радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Тәртип” радиосы хезмәткәрләре, төгәлрәге, “Тәртип FM” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең гамәлгә куючыларының берсе Ризәлә Исмәгыйлова татар телле "Тәртип" радиосына ешлык сорап,  интернетта петиция булдырган. Ул Россия Президенты Владимир Путин исеменә язылган. Күчермәсе исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия элемтә министры Николай Никифоровка юлланачак.

Бу мәгълүмат язылган вакытка 74 кеше әлеге петицияне хуплап, имзасын куйган иде.

“Тәртиб” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры, радионың элеккеге гамәлгә куючысы Марат Ибляминов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына бу уңайдан фикерен җиткерде.

“Дәүләт җитәкчесенә булган әлеге мөрәҗәгать хакында мин белә идем. “Тәртип” радиосының иҗат төркеме яңа җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзеде. Алар хокукый кырда эшчәнлек алып бара һәм радио ешлыгын алу өчен дәүләтнең теләсә кайсы органына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шул исәптән, илнең иң беренче җитәкчесенә дә. Бу аларның конституцион хокукы. Әгәр дә бу петиция астында татарлар миллионлаган имза җыюын күрә алсак, димәк, бу дөрестән дә төбәк өчен кирәкле. Шуңа да дәүләт җитәкчесе шәхсән әлеге мәсьәләгә игътибарын юнәлтергә тиеш. “Тәртип” радиосы өчен яңа ешлык алуга ирешү татар җәмгыяте өчен лакмус кәгазе булачак. Аларның телне һәм милли мәдәниятне саклап калу өчен берләшергә никадәр әзерлеген күрсәтәчәк”, - диде Марат Ибляминов.

Мисалга ул 200 сумлык акча берәмлегендә Казан шәһәре сурәтен төшерү өчен уздырылган бәйгене китерде.

“Моның өчен имза җыеп, тавыш бирү оештырырга кирәк булганда, бөтен ресурслар да эшкә җигелде һәм 20 млн тирәсе тавыш тупланды. Бәлки хәзер дә шул ук хәл кабатланыр”, - диде ул.

Ризәлә Исмәгыйлова бу уңайдан: “Радиога ешлык бирерләр дигән өметем 100 процент түгел. Шулай да халык радиосын саклап каласы, 3 ел дәвамында җыелган шул кадәрле базаны юкка чыгарасы килмәгәннән эшләнелгән әйбер бу. Кемдер моны сәясәт белән бәйләп карады, әмма без сәясәттән ерак торабыз. Төп максатыбыз — халык радиосы буларак ешлыкта эшләүне дәвам итү. Интернетта гына эшләү мөмкин түгел, чөнки безне төп аудитория интернет аша тыңламый”, - диде ул. Ризәлә Исмәгыйлова белдергәнчә, радиотапшырулар яздыру дәвам итә. Техник яктан да кыенлыклар юк, чөнки элеккеге гамәлгә куючылар аларга барлык техниканы да калдырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100