news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» радиосы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан флешмоб башлый

Катнашу өчен Җиңү турында әдәби әсәрне укып, социаль челтәргә куярга кирәк.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Тәртип» радиосы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан социаль челтәрләрдә флешмоб башлый. Бу турыда радионың социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Флешмобта катнашырга теләүчеләр Бөек Җиңү сөенечен, сугыш афәтен һәм тылдагы фидакарьлекләрне яктырткан әдәби әсәрләрне һәм шәхси истәлекләрне укый. Аннары алар бу язманы #онытмакешелек хештегы белән инстаграмдагы үз сәхифәсенә урнаштырырга тиеш. Тәртипнең инстаграмдагы аккаунты: @tartipradiosi

Тулырак мәгълүмат белән Вконтакте төркемендә таныша аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100