news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Тәртип FM" радиосы контенты "Болгар" радиосына тапшырылачак

1 февральдән "Тәртип FM" элекке ешлыгында эшләүдән туктады.

 (Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). "Тәртип FM" радиосы контенты "Болгар" радиосына биреләчәк. Бу хакта кичә "Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруыннан билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, Казанда һәм аңа якын районнарда, шулай ук интернетта татар телендә сөйләүче "Тәртип FM" радиосы быелның 1нче февралендә эшләүдән туктады, ул биләгән ешлык (Казанда FM-диапазонда 93.5 МГц) «РуМедиа» холдингына сатылу сәбәпле, анда хәзер Мәскәүнең Business FM радиостанциясе сөйли.

"Тәртип FM"ны саклап калу максатыннан радионың элекке баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова интернетта Россия Президенты Владимир Путинга юлланган петиция булдырган иде. Петициягә имзалар җыю әле дә дәвам итә. 

Әлеге мәсьәлә бу атнада “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы утырышында да кузгатылды. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров: "Татар халкы аны яратып тыңлый, шуңа күрә без вариантларны, бу мәсьәләнең чишелешен табабыз", - дигән иде.

"Адымнар" тапшыруыннан билгеле булганча, "Тәртип FM" радиосы контенты "Болгар" радиосына биреләчәк.

"Болгар" радиосы - "ТНВ" телерадиокомпаниясе структурасына кергән радиостанция.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100