news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрмәдән ислам дине кабул итеп чыккан егетләрнең 95 проценты башкача җинаять кылмый

Азат Гайнетдинов ислам диненең хөкем ителгән затларның рецидивка бармавында ролен билгеләп узды.

Төрмәдән ислам дине кабул итеп чыккан егетләрнең 95 проценты башкача җинаять кылмый
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төрмәдән ислам динен кабул итеп чыккан егетләрнең 95 проценты бүтән җинаять юлына басмый. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Гайнетдинов белдерде.

Бүген ул Казанның “Корстон” комплексында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы экспертлар советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Чыгышында ул Казанда иреккә чыккач та, кабаттан җинаять кылучылар яки рецидивистлар саны 47 процент тәшкил итүен әйтте. Республикада кабаттан рәшәткә артына эләгүчеләр 65 процентка якын.

“Төрмәләрдә хөкем ителгән затларга вәгазьләр уку белән Диния нәзарәте шөгыльләнә. Моның әһәмияте бик тә зур. Ислам динен кабул итеп чыккан егетләрнең 95 проценты җинаятьне бүтән кабатламый, мәңгегә иректә кала. Әгәр Татарстанда рецидив 65 процент булса, мөселман динен тотучылар арасында бу якынча 5 процент кына”, – дип белдерде Азат Гайнетдинов.

Әңгәмәдәш дин әһелләренең матди яктан да ярдәм итүләрен билгеләп үтеп, “Ярдәм”, “Гаилә” мәчете, “Казан нуры”, “Өмет” мәчетләреннән киемнәр җыеп биргәннәрен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100