news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрле төбәкләрдән җыелган татарлар бер гаиләгә әйләнә – Красноярсктан Гүзәл Тимирбаева

Новосибирск өлкәсендә X Себер татар яшьләре фестивале узды.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 21-24 сентябрьдә Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәренең “Зәңгәл күл” исемле ял йортында X Себер татар яшьләре фестивале узды. Фестивальнең Красноярск шәһәре делегаты Гүзәл Тимирбаева “Татар-информ” хәбәрчесенә үз кичерешләрен сөйләп китте.

“Кичерешләремне әйтеп тә бетереп булмый. Барысы да бик ошады, хәтта киткәндә күзләр яшьләнде. Монда мин үземә яңа дуслар таптым һәм, иң мөһиме, югары дәрәҗәле мөгаллимнәрнең остаханәләрендә белем алдым, тәҗрибә тупладым. Туган телемдә дә яхшырак сөйләшә башладым”, – дип сөйләде катнашучы.

X Себер татар яшьләре фестивалендә төрледән-төрле остаханәләр эшләп торган һәм бәйгеләр узган. Гүзәл үзенә ошаган бәйгесе турында: “Мондагы бәйгеләр аеруча ошады, бигрәк тә “Мисс и Мистер" конкурсы. Мин анда 2 урын алдым. Бу минем өчен зур җиңү, чөнки мин үземнең сәләтләремне күрсәтә алдым. Шулай ук, танылган видеоблогер Ринат Галиәхмәтов (беренче татар инста блогеры Татар Малай – Т.и.) белән визитка да ясадык. Ул барлык кешегә дә ошагандыр дип өметләнәм”, - диде.

“Мондый фестивальләр бик тә кирәк, чөнки без монда татар мәдәниятен, телебезне үстерә һәм саклап кала алабыз. Россиянең барлык почмакларыннан да татарлар җыелгач, без бер гаиләгә әйләнәбез. Бу вакытларда безнең халыкның бердәмлеге күренә”, - диде Красноярск делегаты Гүзәл Тимирбаева.

Себер татар яшьләренең юбилей фестивалендә Томск, Алтай, Кемерово, Иркутск, Екатеринбург, Красноярск, Татарстан, Төмән, Пермь, Бурятия, Новосибирск төбәкләреннән һәм Казахстанның Семей шәһәреннән 70 делегат катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100